2015 елның 24 апрелендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 46 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Югары Суды, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм башка оешмаларның документлары бар.