Татарстан Республикасы Милли архивы хәбәр итә

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
2015 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Милли архивы дирекциясе утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- уникаль документларның федераль һәм республика реестрына кертү өчен архив фондларыннан уникаль документларны барлау;
- Татарстан Республикасы Милли архивы документларының фәнни-белешмә аппаратын Интернет челтәренә урнаштыру;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясе утырышының 2014 елның 19 июнендә кабул ителгән карарын үтәп, шәхси документларны архивта туплау барышы.
Утырышта, шулай ук 2015 елның II кварталында архив эшчәнлегенең план үтәлеше каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International