Татарстан архивчылары халыкара конгресста катнашты

2015 елның 22 мае, җомга
«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының баш мөхәррире урынбасары Г. Э. Рәфыйкова 2015 елның 15-16 маенда Истанбул шәһәрендә Кырым татарларын сөргенгә җибәрелүенең 71 еллыгына багышланган «Кырым, сөрген һәм Исмәгыйль Гаспралы» исемле халыкара конгресста катнашты. Форумны Истанбул университеты оештырган иде.
Г. Э. Рәфыйкова «Татарстан Республикасы Милли архивында Исмәгыйль Гаспралы һәм аның даирәсе турында материаллар» темасына чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International