Татарстан Республикасы Милли архивы интернет-күргәзмә хәзерләде
2015 елның 1 июне, дүшәмбе
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә Татарстан АССР оешуга 95 ел тулуга багышланган документлар күргәзмәсе урнаштырылды. Күргәзмәдә 1920 елның 27 маенда кул куелган “Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы турында” Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Декреты, 1920 елның 28 июнендә үткәрелгән Татарстан АССР Революцион комитеты утырышының беренче протоколы һәм башка документлар тәкъдим ителә.