Татарстан Республикасы Милли архивы телевизион тапшыруда катнашты

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
2015 елның 6 июнендә «Татарстан – Яңа Гасыр» телевизион каналындагы «Новости Татарстана. В субботу вечером» тапшыруында Татарстан Республикасы Милли архивы катнашында хәзерләнгән сюжет чыкты (http://tnv.ru/main/katalog/informacionnye/novosti_tatarstana_v_subbotu_vecherom/?p=&idVideo=41104#videoanc). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сюжетта якташларыбызның сугыш елларында язган хатлары күрсәтелде һәм укылды. Архивчылар республика халкына фронт хатларын һәм сугыш чорына караган башка документларны дәүләт сакланышына тапшыру үтенече белән халыкка мөрәҗәгать иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International