Татарстан Республикасы Милли архивы халыкара конгресста катнашты

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивы “Россиянең һәм Европаның Петр I чоры ядкарьләре: өйрәнү, саклау, мәдәни туризм” исемле VII Халыкара конгресста катнашты. 2015 елның 5-7 июнендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган конгресс Петр I чоры ядкарьләрен өйрәнү, саклау, реставрацияләү һәм мәдәни туризм маршрутларына кертү проблемаларын комплекслы өйрәнүгә багышланган иде.
Форумда Россиянең 30 шәһәреннән һәм 12 чит илдән делегацияләр катнашты. Татарстан Республикасы Милли архивының документларны нәшер итү бүлеге җитәчесе О. В. Федотова “Петр һәм Павел соборы – Казанның Петр I чорындагы төп ядкарьләреннән берсе: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” темасына доклад ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International