Татарстан Республикасы Милли архивы Толстойлар нәселе вәкилләре турында мәгълүмат хәзерләде

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
“Ясная Поляна” Л. Н. Толстой Музей-утары соравы буенча Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәрләре Толстойлар дворян нәселенең Казан тармагыннан булган Лев Павлович Толстой хатыны Вера Владимировна Толстая турында мәгълүмат хәзерләделәр.
Татарстан Республикасы Милли архивында Вера Владимировнаның Панаевлар борынгы дворян нәселеннән булуы, Санкт-Петербургта Изге Екатерина ордены уку йортында белем алуы һәм Л. П. Толстой белән никахлашуы турында документлар саклана. Табылган мәгьлүмат “Ясная Поляна” Музей-утарына җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International