Татарстан архивчылары яңа басманы тәкъдим итүдә катнаштылар

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәте вәкилләре И. А. Гыйләҗев һәм Л. Р. Гатауллинаның «Беренче дөнья сугышы елларында алман әсирлегендәге Россия мөселман солдатлары» китабын тәкъдим итү чарасында катнаштылар. Китапны тәкъдим итү 2015 елның 24 июнендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов чарада катнашучыларга Татарстан дәүләт архивларында сакланучы Беренче дөнья сугышы тарихына караган документлар һәм республика архивчыларының аларны фәнни һәм иҗтимагый әйләнешкә кертү юнәлешендә башкарган эшләре турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International