2015 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Г. Х. Гыйльманов катнаштылар. Коллегиядә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты Муниципаль архив идарәсендә шәхси һәм аудиовизуаль документлар туплау проблемалары, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар планын гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы документларын электрон рәвешкә күчерү шартларында алардан файдалану формалары һәм ысуллары, Татбашархив һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивларының фәнни һәм белем бирүче учреждениеләр белән хезмәттәшлек итүе, 2015 елның 1 нче яртысында Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең эш нәтиҗәләре каралды.
Г. Р. Нигъмәтуллина Татбашархив җитәкчесе Д. И. Ибраһимовка Марий Эл Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе А. В. Эммануилидиның архив материаллары копияләрен хәзерләп бирүдә күрсәткән җитезлек һәм профессионализмнары өчен Татарстан архивчыларына юллаган Рәхмәт хатын тапшырды.