Татбашархив һәм Кырым Республикасы Дәүләт архив хезмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде

2015 елның 3 июле, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Кырым Республикасы Дәүләт архив хезмәте арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.

Килешүдә белгечләрнең стажировкалары, Татарстан һәм Кырым республикалары тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат алышу, басмалар һәм документлар копияләрен алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, бергәләп архив документлары басмаларын  хәзерләү һәм уртак документаль күргәзмәләр оештыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International