2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Милли архивына 1999-2014 елларга караган 7800 саклау берәмлеге идарә документлары тапшырылды. Саклануга Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе” Сәламәтлек саклау дәүләт автоном оешмасы документлары һәм башка оешмаларның документлары кабул ителде.