Татбашархивка Мисырдан басмалар килде

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.

Инглиз Шәрык белгече Гарри Сент-Джон Бриджер Филбиның 2009 елда дөнья күргән “Нәҗед тарихы һәм Мөхәммәд бине Габделваһһаб дәгъвәте” монографиясе Гарәбестанның XVIII – XX гасыр башы тарихы турында мәгълүмат бирә.

Фарук Мәхмүд Мостафа тарафыннан хәзерләнгән “ХХ гасырда Мисырның спорт тарихы белешмә китабы”ның беренче кисәге (Каһирә, 2009) дөнья Олимпия хәрәкәте тарихы, Мисырда спортның Олимпия төрләре үсеше, Ислам диненең спортка мөнәсәбәте турындагы материалларны эченә алган.

“Әсъют университеты Әдәбият факультетының гыйльми журналы”нда (том 39. – Июль 2011) тарих, тел һәм әдәбият белеме мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр басылган.

Искәндәрия китапханәсенең Хаттатлык мәркәзе тарафыннан нәшер ителә торган “Әбҗәдият” еллык журналы сәхифәләрендә борынгы Мисыр һәм гарәп эпиграфикасына багышланган мәкаләләр дөнья күргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International