Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы хәбәр итә

2015 елның 24 июле, җомга

2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына 1967 саклау берәмлеге кабул ителде. Алар 6 фонд тәшкил итте.

Узган ярты ел дәвамында архивка 10938 мөрәҗәгать итүче булды. Шулардан 2304 гражданга һәм юридик затка шәхси кабул итүдә һәм телефон буенча документларның саклану урыннары турында консультация бирелде. Иҗтимагый-хокукый характердагы 8190 мөрәҗәгатькә җавап хәзерләнде, шуларның 6229 уңай нәтиҗәле булды.

“VipNet Client” программа комплексы аша Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан иҗтимагый-хокукый характердагы 2412 мөрәҗәгать, «Интернет» челтәре буенча гражданнардан 577 мөрәҗәгать килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International