Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына Татарстанның күренекле шәхесләре белән биографик интервьюларның язмалары тапшырылды

2015 елның 31 июле, җомга
“Киносодружество” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең уртак проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына Татарстанның күренекле шәхесләре: җырчы Илhам Шакиров, дәүләт эшлеклеләре Е. Б. Богачев hәм Д. С. Дәүләтшина белән биографик интервьюларның видеоязмалары, шулай ук драматург, язучы hәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исән чагында төшерелгән интервьюларының видеоязмалары тапшырылды.
2015 ел ахырына кадәр башка күренекле якташларыбыз турындагы материаллар да архивка тапшырылыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International