Татбашархивка Мисырдан басмалар килде

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Мисыр галиме Мостафа Габдерразикъ “Мөхәммәд Габдеһ” исемле китабында (Каһирә, 2015) күренекле дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе, ислам дөньясында яңарыш идеологларыннан берсе Мөхәммәд Габдеһнең (1849–1905) тормыш юлына һәм эшчәнлегенә күзәтү ясый.
“Әл-Әзһәр” университеты профессоры, ысуле фикыһ тармагы мөдире Мәхмүд Габдеррахман Габделмонгыймның “Мөстәшрикъ һәм мөстәгърибләрнең ысуле фикыһ белеменең барлыкка килүенә карашлары һәм ул карашларны кире кагу” исемле хезмәтендә (Каһирә, 2014) телгә алынган әһәмиятле ислам фәнен өйрәнгәндә Аурупа галимнәре тарафыннан кулланган методлар һәм ысуллар фәнни нигездә тәнкыйтьләнә.
Лөбнан чыгышлы тарихчы Нәгум Шакыйрның “Судан тарихы”нда (Хартум, 2014) бу илнең иң борынгы заманнардан алып ХХ йөз башына кадәрге заман яктыртыла. Китапта автор үзе шаһит булган XIX йөз ахыры – XX йөз башы вакыйгаларын тасвирлауга аеруча игътибар бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International