Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена архив документларының күчермәләре тапшырылды

2015 елның 14 августы, җомга
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее өчен йөздән артык архив документларының электрон күчермәләрен әзерләп бирде. Тапшырылган материаллар арасында –Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары II Бөтенроссия съездының Татар-Башкорт җөмһүриятен төзү турында кабул иткән резолюциясе, Татарстан АССР турындагы Кагыйдәнамә проекты, партия җыелышлары һәм конференцияләре карарлары, фотодокументлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International