Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы конференциядә катнашты

2015 елның 21 августы, җомга
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы Чуаш Республикасы Хәзерге заман тарихы дәүләт архивының 80 еллык юбилее уңаеннан 2015 елның 20 августында Чабаксар шәһәрендә уздырылган “Архивлар бүген: нәтиҗәләр һәм киләчәкләре” Төбәкара фәнни-практик конференциясендә катнашты. Архивның директор урынбасары Р. Б. Садыйкова “Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының хәзерге чордагы эшчәнлеге” темасына чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International