Архивчылар Муса Җәлилне искә алу көнендә катнаштылар
2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры В. Г. Хәмидуллина “Идел-Урал” легионы язмышы турында “Гафу ителмәгәннәр сугышы” исемле документаль фильмын тәкъдим итүдә катнаштылар. Тәкъдим итү чарасы Муса Җәлилнең музей-фатирында узды, ул герой шагыйрьне искә алуга багышланган иде.