Дәүләт архивлары Татарстан Республикасы көненә багышланган слайд-шоу әзерләүдә катнаштылар

2015 елның 28 августы, җомга
Татарстан Республикасы Көнен билгеләп үтү чаралары кысаларында ТР Милли архивы, ТР Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы һәм ТР Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы республика үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләрнең фоторәсемнәреннән слайд-шоу әзерләүдә катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты фондыннан, партия һәм совет эшлеклеләренең документлары коллекциясеннән, Татарстан Республикасы Милли архивының фотодокументлар коллекциясеннән һәм башка тупламнардан илледән артык фоторәсем барланды. Документларның копияләре чараны оештыручыларга тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International