Татарстан Республикасы Милли архивы дирекциясенең чираттагы утырышы узды

2015 елның 4 сентябре, җомга
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Татарстан Республикасы Милли архивында фәнни басмалар хәзерләүнең 2016-2017 нче елларга перспективалары;
– план буенча документларның барлыгын һәм саклану халәтен, архивсаклагычларындагы документларны бирү кенәгәләрен цикллап тикшерү эшенең торышы;
– III кварталда архив эш планының үтәлеше.
Утырышта документларны барлыгын һәм саклану халәтен тикшерү эшен камилләштерү, 2016-2017 нче елларга документларның җыентыкларын хәзерләү планы каралды. Татбашархив каршындагы Фәнни-консультатив советында тикшерелү өчен “1917 ел Октябрь революциясе” (100 еллыгы уңаеннан), “1897 елгы Беренче Бөтенроссия халык санын исәпкә алу” (120 еллыгы уңаеннан), “Кытай белән мөнәсәбәтләр” (Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе фондларындагы документлар нигезендә) дигән темаларга җыентыкларның концепцияләрен тәкъдим итәргә карар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International