Җ. Ә. Тәрҗемановның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә язучы, Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Җәвад Әфтахетдин улы Тәрҗемановның (1920-1995) тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.
Россиядә үтүче Әдәбият елы кысаларында әзерләнгән әлеге күргәзмәдә әдип тормышының төп этапларын яктырткан егермедән артык документ тәкъдим ителә, шулар арасында – Җәвад Тәрҗемановның кулъязмалары, фоторәсемнәре, укытуы турындагы материаллар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International