Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов, Татбашархив җитәкчесе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова һәм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов Идел буе федераль округы архив оешмаларының фәнни-методик советы эшендә катнаштылар. Фәнни-методик совет утырышы 2015 елның 9-10 сентябрендә Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәрендә үтте. Татарстан архивчыларыннан Р. Ә. Шәйхетдинова «Бүгенге шартларда дәүләт архивлары документларының секретлыгын бетерү проблемалары турында» дигән темага доклад ясады. Р. Ә. Шәйхетдинова шулай ук «Фәнни һәм иҗтимагый советларның беренче этаптагы эшчәнлекләре анализы» түгәрәк өстәлендә Татбашархив каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде.
2015 елның 10 сентябрендә Татарстан һәм Мордовия архив хезмәтләре җитәкчеләре Д. И. Ибраһимов һәм Н. В. Бычков тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Мордовия Республикасы Республика архив хезмәте арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы яңа Килешүгә кул куелды.