Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы халыкара мәдәни форумында катнашты

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
2015 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов Ульяновск шәhәрендә узган “Креатив регион – көчле ил” дип аталган V Халыкара мәдәни форумда катнашты. Форум кысаларында С. Н. Горохов “Заманча архив учреждениесе төзелеше: идарә итү структурасы hәм үсешенең төп юнәлешләре” дигән семинар-тренингта катнашты. Семинарда ул “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы: проблемалар һәм перспективалар” темасына чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International