Татарстан Республикасы Милли архивы республика Президенты инаугурациясе уңае белән оештырылган күргәзмәне әзерләүдә катнашты

2015 елның 18 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Милли архивы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның инаугурациясе уңае белән оештырылган “Хакимият символлары” күргәзмәсен әзерләүдә катнашты. Архив биргән документлар арасында –Татарстан АССР төзелү турында 1920 елның 27 маенда кабул ителгән Декрет, Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларация, “Татарстан ССР Президентын сайлау турында” 1991 елның 13 маенда кабул ителгән закон.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International