Архивчылар ачык дәрестә катнаштылар

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Архив хезмәткәрләре Казанның 7 нче гимназиясе укучылары тарафыннан Казанны саклау корылмалары (1941 елның ахырында Казанны фашист немец гаскәрләре һөҗүменнән саклау максатыннан төзелгән ныгытмалар системасы) музеенда үткәрелгән ачык дәрестә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан гимназиядә ачылган музейның экспозициясендә Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы документлары файдаланылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International