Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында “Ачык ишекләр көне” узачак

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
2015 елның 1 октябрендә Өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында (Казан ш., 8 Март ур., 5а йорт) “Ачык ишекләр көне” узачак. Көндезге сәгать 2 дән кичке сәгать 5 кә кадәр архивның тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән кызыксынучыларны архивыбызда көтәбез. Кунаклар документларның саклануы һәм реставрацияләнүе белән танышачак, Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, архивка саклануга алына торган документлар турында мәгълүмат алачак. “Ачык ишекләр көне” турында тулырак мәгълүмат белән 279-41-39 телефоныннан танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International