Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында Ачык ишекләр көне узды

2015 елның 2 октябре, җомга
2015 елның 1 октябрендә Ачык ишекләр көне кысаларында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына Казан дәүләт энергетика университетының I курс студентлары килделәр. Алар архив эшчәнлегенең төп юнәлешләре, архив документларын саклау системасы, кирәкле мәгълүмат эзләп табу методикасы белән таныштылар, архивсаклагычны карадылар. Архив хезмәткәрләре кунакларга «Архив фонды 4» программа комплексында һәм электрон формада документлар әйләнеше системасында эшләү тәртибен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International