Казанда Евразия дәүләтләре архив хезмәтләренең чаралары уза

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

2015 елның 6 октябрендә Казан Ратушасында Халыкара архивлар советы Европа-Азия региональ бүлегенең (ЕВРАЗИКАның) XVIГомуми конференциясе узды. Чарада региональ бүлекнең 2013-2016 елларга эш планын гамәлгә ашыру барышы, ЕВРАЗИКАның белем бирү программасын гамәлгә ашыру,“Европа-Азия илләренең архив эшенә караган законнар” мәгълүмат базасын әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралды. конференция эшендә Россия Федерациясе, Әрмәнстан, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Молдавия, Үзбәкстан, Польша, Финляндия архив хезмәтләре җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре катнашты.

Шул ук көнне Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә катнашучы илләр дәүләт архив хезмәтләре җитәкчеләренең Консультатив советы утырышы узды. Утырышта Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә катнашучы илләрнеңгуманитар хезмәттәшлекләре өлкәсендә2015-2016 елларгаприоритет чаралар планы буенча мәгълүмат һәм фикер алышубулды,Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре җитәкчеләре советы тарафыннан 2015 елның 29 маенда кабул ителгән “Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә катнашучы илләрдә архив эше торышы” карарын гамәлгә ашыруһәм башка мәсьәләләр каралды.

7 октябрь көнне Казанда “Архив документларын файдалану өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр” темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International