Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында Чуашстан архивчылары булды

2015 елның 16 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында Чуаш Республикасы Электрон hәм кинодокументлар дәүләт архивы директоры А. Г. Белов hәм архивның электрон hәм кинодокументларны саклау бүлеге җитәкчесе К. А. Алексеев булдылар. Татарстан һәм Чуашстан архивчылары аудиовизуаль материалларның мәҗбүри нөсхәсен кабул иткәндә яңа технологияләрдән файдалану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International