2015 елның 21 октябрендә Буа шәһәрендә, Татарстан Республикасы Архив фонды документлары сакланышын тәэмин итүгә багышланган, Яшел Үзән зонасы архивистларының Зона методик советы семинары булып узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Буа муниципаль районы башкарма комитеты белән бергә оештырылган семинарда Баш архив идарәсе башлыгы Д.И. Ибраһимов, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф. Даутов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова, Буа шәһәрендәге Россия Федерациясе Пенсия фонды районара идарәсе башлыгы Р. Г. Җәләлов, Баш архив идарәсе вәкилләре, Казан, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Саба һәм Тәтеш муниципаль архивлары башлыклары катнашты.
Семинарда катнашучылар муниципаль архивларны материаль-техник яктан тәэмин итү проблемаларын, архив документларын саклауның норматив режимын тәэмин итүне, аларга фәнни-белешмә аппараты төзүне тикшерделәр.
Аерым игътибар исәпкә алу документларны актуаль хәлдә тотуга, “Архив фонды” мәгълүматлар базасын алып баруга һәм архив документларының фәнни-белешмә аппаратын интернетта урнаштыруга бирелде.
Фотосурәтләр Буа муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан тәкъдим ителде.