Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына кинодокументлар тапшырылды
2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына Россия дәүләт кинофотодокументлар архивыннан Татарстан АССР тарихына караган документ копияләре алынды. Хроника кадрлары республиканың 1920-30 нчы, 1950-70 нче елларындагы сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышын чагылдыра.