Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Мисыр шикәр җитештерүчеләр җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән «Мисырда шикәр җитештерү тарихы» исемле китапта (Каһирә, 2009) урта гасырлар башыннан алып безнең көннәргә кадәр пирамида илендә шикәр җитештерү тарихы өйрәнелә.
Габделмәҗид Абидинның “Хәбәшстан белән Гарәбстан арасында” исемле хезмәтендә (Каһирә, 2015) борынгыдан алып 20 нче гасыр башына кадәр гарәпләр белән Хәбәшстан арасындагы элемтәләр тарихы тикшерелә. Китапның аерым бер бүлеге хәбәшстан мәдәниятенең гарәп мәдәниятенә булган тәэсирен өйрәнүгә багышланган.