Татбашархивта Инструктор-методик укулар үткәрелде

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Татарстан Республикасы министрлыклары, идарәчелекләре һәм җирле үзидарә органнарының мобилизация эше буенча белгечләре белән Инструктор-методик укулар үткәрелде. Укулар, 2014 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Минниханов тарафыннан расланган, 2015 елгы Татарстан Республикасы мобилизацион хәзерлек планы буенча үткәрелделәр.

Инструктор-методик укуларда Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире Р. Н. Сабирова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икенче бүлек мөдире А. И. Огородников, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икенче бүлек мөдире урынбасары Р. Г. Ахунов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мобилизацион эш, гражданлык оборонасы бүлекчәсе мөдире О. А. Подчередниченко, Татбашархив җитәкчесе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова һәм Татбашархивның мобилизация эше һәм режим буенча өлкән белгече А. Ф. Шакиров катнаштылар. Чарада мобилизацион хәзерлек һәм секретлылык режимын тәэмин итү нигезләре мәсьәләләре каралды.

            Укулар уңае белән республикада мобилизацион хәзерлек тарихына багышланган Татарстан Республикасы Милли архив документлары күргәзмәсе оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International