Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына Татарстанның күренекле шәхесләре белән биографик әңгәмәләр тапшырылды
2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
“Киносодружество” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең уртак проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына Татарстанның күренекле шәхесләре белән әңгәмәләрнең видеоязмаларын саклауга тапшыру дәвам итә. Ноябрь аенда Татарстан АССРның атказанган химигы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Г. Җ. Сәхапов һәм Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган хокук белгече К. Ф. Әмирев белән әңгәмәләрнең видеоязмалары тапшырылды.