Татарстан Республикасы Милли архивында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының “Архитектура мирасын торгызу һәм реставрацияләү” белгечлеген өйрәнүче студентлары шөгыльләнә. Алар “Казан шәһәренең социаль һәм мәдәни мохиты формалашуы”, “Бишбалта бистәсе”, “Казанда Руханилар семинариясе”, “Свияжск Богородица ирләр монастыре” һәм башка темалар буенча эшлиләр.
Студентлар Казан шәһәр управасы (ф. 98), Казан губерниясенең төзелеш һәм юл комиссиясе (ф. 408), Казан шәһәр идарәсе (ф. 2) фондлары документларыннан файдаланалар.