Татбашархив һәм Татарстан дәүләт архивлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре “Бүгенге архив: тормыш куйган мәсьләләр һәм аларны чишү” исемле Түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Әлеге чара он-лайн режимында Пермь крае Архив эшләре буенча агентлыгы тарафыннан оештырылган Пермь крае архивчыларының III Форумы кысаларында узды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Түбән Новгород өлкәсе Архив эше комитеты җитәкчесе, Идел буе федераль округы архив оешмаларының фәнни-методик советы рәисе Б. М. Пудаловның, Пермь крае Архив эше агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Л. А. Обуховның, Пермь крае Красновишерск муниципаль районы архив бүлеге мөдире К. А. Остальцевның, “Архив информацион технологияләр” компаниясе генераль директоры Е. В. Суслованың архив документларын саклау, туплау, теркәү һәм файдалану мәсьәләләренә, дәүләт һәм муниципаль архивларның кадрлар потенциалын үстерүгә багышланган чыгышларын тыңладылар, архив эшенең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар.