Татарстан архивчылары халыкара симпозиумда катнашты

2015 елның 20 ноябре, җомга
«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Г. Э. Рәфыйкова 2015 елның 12-15 нояберендә Төркиянең Измир шәһәрендә узган «Беренче бөтендөнья сугышы» исемле халыкара симпозиумда катнашты. Фәнни чара Төрек тарих җәмгыяте тарафыннан 9 нчы Сентябрь университеты, Эгей университеты һәм Катип Чәләби университеты белән берлектә оештырылган иде. Г. Э. Рәфыйкова «Беренче бөтендөнья сугышы елларында Россиянең көнбатыш губернияләрендәге төрек тәбәгаләре» темасына чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International