Татарстан Республикасы Милли архивында Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Тарих фәннәрен һәм дөнья мәдәни мирасын өйрәнү югары мәктәбендә укучы студентларның архив практикасы үтә.
Практика дәвамында студентлар архивның фәнни-белешмә аппараты – Татарстан Республикасы Милли архивы күрсәткече, документларны хисапка алу исемлекләре, каталог, мәгълүмат базалары белән танышалар, архив документларын эзләү ысулларын өйрәнәләр.