Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе хәбәр итә

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе
1 декабрьдә Баш архив идарәсе җитәкчелеге Саба, Теләче һәм Питрәч муниципаль районнарының Башкарма комитеты архив бүлекләренең эшчәнлеге белән танышу максатыннан районнарга чыкты. Аерым игътибар архив технологияләренә: “Архив фонды” мәгълүматлар базасын, “Гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алу” программа комплексын алып баруга, Россия Пенсия фонды органнарының муниципаль архивлар белән электрон үзара бәйләнешенә юнәлдерелде. Очрашуларда муниципаль архивлар үти торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада тәкъдим итү, шулай ук гражданнардан авыллар тарихы буенча документлар ачыклау һәм саклауга кабул итү мәсьәләләре күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International