3 декабрьдә Баш архив идарәсе җитәкчелеге Яшел Үзән һәм Югары Ослан муниципаль районнары Башкарма комитетлары архив бүлекләренең эшчәнлеге белән танышу максатыннан районнарга чыкты. Очрашуларда муниципаль архивлар үти торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада башкару, гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм сыйфатлы үтәү, архивларның күргәзмә эшен оештыру мәсьәләләре күтәрелде