Татарстан Республикасы Милли архивы хәбәр итә

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

2015 елның ноябрь аенда Татарстан Республикасы Милли архивына иҗтимагый-хокукый һәм тематик характерда 561 мөрәҗәгать керде, шул исәптән:

- язмача (факс буенча да) – 163;

- хосусый кабул итү барышында – 242;

- электрон рәвештә – 156 мөрәҗәгать.

Архив хезмәткәрләре тарафыннан 544 мөрәҗәгать үтәлгән.

Архив документларының барлыгы һәм саклану урыннары турында гражданнарга һәм оешмаларга 474 консультация бирелгән.

Архивның уку залында 42 файдаланучыга 2944 эш бирелгән.

6700 кадр микрофильм төшерелгән, 600 метр негатив һәм позитив пленка эшкәртелгән, 20 468 бит сканерга алынган һәм эшкәртелгән, 1100 биткә реставрация эшләнгән, 100 саклау берәмлеге төпләнгән.

 Татарстан Республикасы Милли банкының, Татарстан Республикасы Арбитраж судының, Казан шәһәренең Киров районы буенча Дәүләт налог инспекциясенең, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының, “Нәфис Косметикс” Ачык акционерлык җәмгыятенең, “Зеркало” халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү республика үзәгенең 1998-2005 елларга караган 1996 эш саклауга кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International