Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә 2015 елның 14 декабрендә көндезге сәгать 12 дән кичке сәгать 8 гә кадәр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан гражданнар Казан шәһәре, Кремль урамы, 2/6 йорт адресы буенча кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе карамагына законнар нигезендә гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә Татарстан Республикасы Архив фонды документларының һәм башка архив документларының саклануын, туплануын, исәпкә алынуын һәм файдалануын оештыру керә.
Гражданнар шәхесне раслаучы документ (паспорт) нигезендә, алдан яздырылмыйча, “тере чират” тәртибендә кабул ителәчәк.