Татарстан архивчылары Е. В. Старостинның тууына 80 ел тулуга багышланган конференциядә катнаштылар
2015 елның 16 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы вәкилләре Россиянең күренекле тарихчы-архивчысы Е. В. Старостинның тууына 80 ел тулуга багышланган“XVIII–XXI гасырларда илебездә һәм чит илдә архив белеме: торышы һәм киләчәге” Халыкара фәнни конференциясендә катнаштылар. Конференция Россия дәүләт гуманитар университетының Тарих-архив институты һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыяте тарафыннан оештырылган иде. Татарстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары Н. Д. Нерозникова “Татарстан Республикасы Милли архивының 1928-1938 еллардагы эшчәнлеге тарихыннан” темасына, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры урынбасары Р. Б. Садыйкова “Тарихчы-архивчы Д. Р. Шәрәфетдиновның (1940-2014) ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында Татарстан Республикасында архив эшен үстерүгә керткән өлеше” темасына чыгышлар ясадылар.