Татарстан Республикасы Милли архивы студентларга экскурсия үткәрде

2015 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Республикасының Милли архивында Казан православ рухани семинария студентларына экскурсия үткәрелде. Семинаристлар архивның уникаль һәм аеруча кыйммәткә ия булган документлары – тарих, әдәбият, медицина, дин тарихы буенча рус, гарәп, монгол, француз, грек һәм башка телләрдәге кулъязма һәйкәлләре белән таныштылар. Документлар арасында – гарәп теле грамматикасы буенча Әбү Бишер Сибәвәйһи хезмәтенең XII-XIII гасыр башына караган күчермәсе, патша Иван IVнең Зөя каласындагы Богородица монастыре архимандриты Германга 1555 елда биргән ярлыкаш грамотасы, император Павел I тарафыннан генерал-адъюнкт Абрам һәм флигель-адъютант Богдан Боратынскийларга Тамбов һәм Смоленск губерналарындагы утарларга милек хокукы биргән 1798 елгы ярлыкаш грамотасы, Казан шәһәре чиркәүләренең 1725 елгы метрика кенәгәләре, XVII йөз псалтыре һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International