Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2015 елның 25 декабре, җомга

2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта массакүләм мәгълүмат чараларында (шул исәптән Интернет челтәрендә), гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе вазифалары даирәсендә хезмәт итүчеләрнең эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турындагы мәгълүматның мониторингы; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә 2015 елның IV кварталында норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрү эшенең торышы; 2015 елның IV кварталында бюджет акчаларын тоту һәм дәүләт заказын урнаштыру; 2015 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International