Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Француз галиме Жан Дайеның «Имам әл-Кәвакиби. Динне дәүләттән аеру» исемле хезмәтендә (Лондон, 1988) гарәп халыклары берлеге идеологларыннан берсе, Сүрияле язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдрахман әл-Кәвакибинең (1849-1902) биографиясе һәм карашлары өйрәнелә. Монографиягә кушымта буларак әл-Кәвакибинең иҗтимагый эшчәнлегенә караган документлар һәм материаллар китерелә.
“Урта гасырлар тарихы мәсьәләләре” җыентыгы (Каһирә, 2014) үз эченә доктор Галә Таһа Разакның биш мәкаләсен алган. IV – XIV гасыр вакыйгаларын өйрәнүче мәкаләләрдә Рим империясенең соң чоры һәм Византия тарихы, христиан дөньясы белән ислам дөньясының Тәре яулары дәверендә үзара мөнәсәбәтләре белән бәйле проблемалар карала.
Танылган мөселман галиме Әхмәд Гомәр Һашимнең “Имам әл-Бохари һәм аның сөннәт (хәдисләр) буенча хезмәте” (Каһирә, 2014) исемле китабында хәдисләрнең күренекле җыючысы һәм өйрәнүчесе Әбү Габдулла Мөхәммәд бине Исмәгыйль әл-Бохариның тормышына һәм эшчәнлегенә кыскача күзәтү ясала. Китап авторы әл-Бохариның чыганаклар белән эш итү ысулларын күрсәтә, әл-Бохариның төп хезмәте булган “Әл-җамигыс-сахих”ның кыскартылган вариантларының һәм аңа язылган шәрехләрнең исемлеген китерә.