2015 ел дәвамында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына 27775 саклау берәмлеге кабул ителде. Алар 49 фонд тәшкил итте.
Узган ел дәвамында архивка 22395 мөрәҗәгать итүче булды. Шулардан 4746 гражданга һәм юридик затка шәхси кабул итүдә һәм телефон буенча документларның саклану урыннары турында консультация бирелде. Иҗтимагый-хокукый характердагы 16358 мөрәҗәгатькә җавап хәзерләнде, шуларның 12690 уңай нәтиҗәле булды.
“VipNet Client” программа комплексы аша Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан иҗтимагый-хокукый характердагы 5688 мөрәҗәгать килде. Интернет челтәре буенча гражданнардан 1088 мөрәҗәгать килде.