2015 елда Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында 1050 иҗтимагый-хокукый һәм тематик мөрәҗәгатькә җавап хәзерләнде. Шуларның 255 – хезмәт стажы, 196 – эш хакы күләме һәм 327 – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның әсирлектә булулары турында. Быел, 2014 ел белән чагыштырганда, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның әсирлектә булулары турында туганнарыннан килгән мөрәҗәгатьләр сизелерлек дәрәҗәдә артты.