2015 елда Татарстан Республикасы Милли архивына 15278 саклау берәмлеге. Шулардан 14890 саклау берәмлеге – идарә документлары, 210 саклау берәмлеге – фәнни-техник документлар, 178 – шәхси документлар. Кабул ителгәннәр арасында – татар композиторлары Татарстан АССР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ф. З. Яруллинның һәм Татарстан АССР комсомолының М. Җәлил исемендәге премия лауреаты М. З. Яруллинның хосусый документлары. Фондка “Шүрәле” балетының кулъязма ноталары, сәхнә, вокал һәм уен кораллары әсәрләре: җырлар, төрле уен кораллары өчен концертлар, шулай ук хезмәттәшләре, туганнары, дуслары белән алышкан хатлар, мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары керде.
Архивка беренче мәртәбә Идел буе округы Федераль арбитраж суды (1995-1999 еллар өчен), Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (1995-2004 еллар өчен), “Татмедиа” Татарстан Республикасы массакүләм коммуникация агентлыгы (2003-2004 еллар өчен), 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсе (1992-2004 еллар өчен), Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры (1958-1961, 1964, 1980, 1983-1991, 1993-2004 еллар өчен) документлары керде.