2015 елда Татарстан Республикасы Милли архивы тарафыннан 8 122 иҗтимагый-хокукый, тематик һәм генеалогик мөрәҗәгать үтәлде. Архив документларының барлыгы һәм саклану урыннары турында физик һәм юридик затларга 6 887 консультация бирелде.
Архивның уку залында 784 файдаланучыга 30 565 эш, шул исәптән файдалану фонды (микрофильмнар) һәм фотодокументлар бирелде.
100 000 кадр (825 саклау берәмлеге) аеруча кыйммәтле документ микрофильмга төшерелде, электрон файдалану фонды өчен 228 516 бит (1 176 саклау берәмлеге) сканерга төшерелде һәм эшкәртелде, 10 500 бит (78 саклау берәмлеге) реставрацияләнде, 5 550 саклау берәмлеге төпләнде.
2015 елда «Татарстан Республикасы Архив хезмәте» сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсенә 308 600 тапкыр мөрәҗәгать итү теркәлде.